Бүген ДОСААФ оешмасында Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыкларына багышланган автосыйныфта укучы балалар арасында ярышлар үтте. Бу ярышта МБББУ "Сарман гимназиясе" укучылары да катнашты. Автомногоборье буенча укучылар көчләрен сынадылар. Тазетдинов Роберт 1, Салимов Самат 2, Закиров Рамазан 3 нче урыннарны яуладылар, грамота һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Барлык катнашучыларга да бүләктән өлеш чыкты.