«ТАССРның 100 еллыгына -100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары үз куллары белән калфак эшләделәр.

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Калфак -  гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгатъ әсәре. Соңгы вакытта,   татар халкының милли бизәнгеч әйберләре гадәти тормышыбызга кире кайта. Бүгенге көндә декоратив каптырмага әверелгән кечкенә калфакларны бәйрәмнәрдә,сәхнәләрдә кияләр.

      «ТАССРның 100 еллыгына -100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары,  үзләрен милли остаханәдә дип хис итеп, үз куллары белән калфак эшләделәр.

Кул җылысын, бигрәк тә күңел җылысын биреп башкарылган эш һәрчак уңышлы була, калфаклар бик матур чыкты. 11 нчеләр аларны башлангыч сыйныф кызларына бүләк иттеләр.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International