Ата-аналар җыелышы

2020 елның 20 марты, җомга

18 мартта Күтәмәле мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Мәктәп директоры Мәрданшин Р.М. язгы каникулларга иртәрәк чыгуның сәбәбен аңлатты,алар вакытында куркынычсызлык турында искә төшерде. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сираев И.Р. әти-әниләрне чирек билгеләре белән таныштырды, тәрбия эшләре буенча урынбасары Ибәтуллина С.Н. укучыларның тәртибе турында сөйләде. Сарман аграр көллиятенең укыту бүлеге мөдире Фәйзелхакова М.Җ уку йорты турында сөйләде һәм анда укырга кергәндә кирәкле документларны атап китте. Авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Шәйморатова Р.Х. ОРВИ, грипп һәм коронавирус профилактикасы турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International