Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, Сарман №1 “Кояшкай“ бакчасында «Нәүрүз!» дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте.
Балалар табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Үз вазыйфаларын ташлап китәргә теләмәгән Кыш бабайның бәйрәмгә килүе балаларны таң калдырды. Нәүрүзбикә һәм нәниләр Кыш бабай белән чын-чынлап көч сынаштылар: аркан да тартыштылар, яз турында җырлар да башкардылар, биюләр дә биеделәр. Ахырда Кыш бабай җиңелүен танып, Нәүрүзгә уңышлар теләп, үз патшалыгына таба юл алды. Бәйрәм кызыклы халык уеннары белән дәвам итте.