30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк, элек кабул ителгән запрослар буенча. Документлар кабул ителмәячәк.
Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның "РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында"гы Указы нигезендә, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең колл-центр үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы) төрле белешмәләр һәм өземтәләр алу өчен сорауларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.