Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк.
Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне яклау зарурлыгына бәйле. Гадәти көннәрдә КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000 кешене кабул итте, хәзерге вакытта килүчеләр саны 20% - ка артты.