Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр эшкә яраксызлык битләрен рәсмиләштерү, карантин булган очракта вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү буенча яңа кагыйдәләр эшли.
Аларның гамәлләре Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән килгән иминләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче иминләштерелгән затларга, ягъни больничныйны хезмәткәр үзе генә түгел, ә гаиләнең бергә эшләүче әгъзалары да алырга мөмкин. Больничный алучыларның калган категорияләренә әлеге тәртип кагылмый.