Бу хакта бүген социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Хәзерге вакытта, Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, социаль әһәмияткә ия продукция һәм бәяләр белән тәэмин итү ситуациясе борчу тудырмый. Шул ук вакытта илебезнең азык-төлек базарында тотрыклылыкны саклап калу өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы берничә өстәмә чара күздә тоткан. Аерым алганда, Россия базары өчен аеруча мөһим булган бөртекле культуралар экспортын квоталауның чикләү механизмы эшләнгән – хөкүмәт карары проекты белән агымдагы елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр 7 млн.тонна күләмендә квота каралган.