Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.
Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның май ахырында кабул ителгән иде. Аны гамәлгә ашыру авыл җирендә тормыш шартларын комплекслы һәм системалы яхшыртуга юнәлдерелгән.
Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 05.03.2020 № 48/2-пр Боерыгы белән расланды. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә, боларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар кертелде.
Элегрәк, 3 мартта, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ арасында ташламалы авыл ипотекасы буенча килешү төзелде һәм бу программаны гамәлгә ашыруга керештеләр.