Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гражданнарны читтән торып кабул итү режимына күчте

2020 елның 3 апреле, җомга

Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гражданнарны читтән торып кабул итү өчен элемтә чараларын урнаштыру һәм алардан файдалану буенча җентекле инструкция эшләде, ул «Гражданнарны кабул итү» – «Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты» – «Онлайн кабул итү» бүлегендә урнаштырылды.

Инструкция нигезендә теркәлергә һәм почта адресына – agro@tatar.ru – чакыру җибәрергә кирәк.

Теркәлү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Сайтка: https://zoom.us/ керергә һәм бушлай  теркәлү узарга.
  2. Язма битне активлаштырырга.
  3. Юлларны тутырырга: Исем, Фамилия, Пароль һәм Парольне расларга.
  4. «Конференция оештырырга» дигәнне сайларга – «Видеосыз» дигәнне сайларга.
  5. Zoom кушымтасын үзеңә күчерергә һәм урнаштырырга.
  6. Кушымтаны ачарга һәм «Конференция оештырырга» дигәнне сайларга һәм «конференциягә керергә» дигәнгә керергә – «Видеосыз» дигәнне сайларга.
  7. «Видео белән» не сайлаганда, https://zoom.us/ сайтында видеодан конференция оештыру өчен «Zoom» кушымтасы эшли башлый, биредә конференциягә кушылырга чакырырга мөмкин, моның өчен сылтама җибәрергә (Копировать URL) яисә пароль белән идентификатор онференция пароле) җибәрергә кирәк.
  8. Конференциягә керү өчен идентификатор һәм пароль билгеләргә яки сылтама буенча керергә кирәк (керү өчен белешмәләр оештыручы тарафыннан җибәрелә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International