Райондашларга мәдәният хезмәте онлайн күрсәтелә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Мәдәният бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, карантин көннәрендә мәдәният хезмәткәрләре карантинда булучыларның, гомумән, район халкының карантин вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен төрле чаралар оештыралар.

Әйтик, кино хезмәткәрләре район халкына дистәгә якын кинофильм тәкъдим иткәннәр. Алар барысы да – кешенең күңелен җәлеп итәрдәй, яратып карардай эчтәлекле һәм сыйфатлы кинофильмнар. Алар арасында “Зөләйха”, “Ә биредә таңнар тын”, “Бибинур” һәм башка фильмнар бар. Кинофильмнарны «Кинотеатр «Сарман»» ВКонтакте ның рәсми төркемендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International