Бүген, 26 июнь көнне, Җәлил поселогында яшәүче Сәлахова Әсхия Нургали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре буенча бүлек җитәкчесе Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы котлады. Юбиляр адресына җылы сүзләр, юбилей белән котлаулар һәм нык сәламәтлек, Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган фидакарь һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Район һәм поселок җитәкчелегенең истәлекле бүләге, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан Рәхмәт хаты тапшырылды.