«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» китабы сарманлыларга тәкъдим ителде

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген Үзәк паркта, мәдәният йорты каршында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең документларны саклау һәм исәпкә алу буенча директор урынбасары Марина Левина катнашында китап тапшыру тантанасы узды.

Районның 10 белем бирү учреждениесе һәм Үзәк китапханә Марина Игоревна кулыннан истәлекле китап алдылар.

Әлеге китап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ тарафыннан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында нәшер ителде. Аңа тарихи материал кертелгән, ул татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйли. Моннан тыш, китапта архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары, ветераннарның авыр сугыш еллары турында истәлекләре урын алган.

Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү өчен истәлекле китап нигез булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International