Бүген, 3 октябрь көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, поселокта яшәүчеләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар булган авыл җирлекләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы сәламләде.