Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләремне кабул итегез!
Сезнең җаваплы хезмәтегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган эшегез сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Районыбыз мәгариф системасында һәр балада булган “алтын бөртек”не күрә һәм үстерә белүче бик күп үзенчәлекле, күренекле педагоглар эшли дип ышаныч белән әйтә алам.
Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле укытучылар! Бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим.