Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, кадерле ветеран укытучыларыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була – ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Укытучы һөнәре – иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Бәлки шуңадыр да берәү дә үзенең укытучысын онытмый, әхлаклылык, әдәплелек, зыялылык үрнәге, остазы буларак аның образын күңелендә йөртә.
Район белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында максатчан, инициативалы һәм иҗади, үз һөнәрләрен чын күңелдән яратучылар эшли. Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Сезнең игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен. Әлеге бәйрәм сезгә бары тик шатлык хисе китерсен. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим!
Хөрмәт белән, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә. З. Сабиров