Илебез буенча 5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
Аларны котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да шушы мәктәптә хезмәт куючы һәм ветеран укытучыларны хөрмәтләп искә алдылар.
Замана авырлыкларына бирешмичә, үзләренең көчләрен кызганмыйча, армый-талмый балаларга белем һәм тәрбия бирүләре өчен зур рәхмәт әйттеләр. Саулыкта-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп, урыннары өйнең түрендә булып, балалар хөрмәтендә яшәүләрен теләделәр.