Карашай-Саклау авыл җирлеге зиратларында өмәләр

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Халыкның күбесе зиратка мәрхүм туганнары һәм якыннарының каберләрен төзекләндерергә килә. Өмә үткәрү бурычы-зират территориясен һәм аның тирәсен җыештыру. Зиратларны чисталыкта тоту – ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зиратта тәртип үсеп килүче буынны тәрбияләү ягыннан да мөһим. Хакыйкать юкка гына үткәннәрдән башка киләчәк юк, дигән сүз түгел бит. 2020 нчы елның 2,3,4 нче октябрендә Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүчеләр шундый өмәгә бик оешкан төстә чыктылар. Актив эш барышында халык көче белән зур эш башкарылды: коры-сары агачлар җыештырылды, зират территориясе чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылды. Зират-изге урын ул, һөнәренә һәм вазифаларына карамастан, һәр кеше мондый өмәләрдә катнашырга тиештер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International