Укытучылар көненә багышланган бәйрәм

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

6 октябрьдә Сарман район мәдәният йортында Укытучылар көненә  багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Хөрмәтле укытучыларыбызны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров котладылар, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International