«Имин юллар» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Сарман муниципаль районында ветераннар арасында «Автоэби һәм автобабай – 2020» конкурсы узды. Конкурс ел саен үткәрелә, анда катнашырга теләүчеләр күп иде.
Конкурс программасы үз эченә алды:
- теоретик өлеш-юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан;
- практик өлеш-мәйданчыкта автомобильне фигуралы йөртү.
Теоретик өлеш кысаларында хаталарсыз һәм иң аз вакыт эчендә 20 сораудан торган стандарт юл хәрәкәте билетын хәл итәргә кирәк иде. Һәр хата өчен штраф секундлары исәпләнде.
Быел практик өлеш «арткы барыш белән параллель парковка», «арткы барышка керү (бокс)» һәм «тукталыш һәм хәрәкәтне күтәрүдә (эстакада, тау)»кебек күнегүләрне үз эченә алды.
Конкурс «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе, ДОСААФ советы, ветераннар Советы һәм «Бердәм РОССИЯ»сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. Барлык катнашучыларны «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан төбәк иҗтимагый фонды президенты, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков һәм партиянең депутатлар фракциясе җитәкчесе Гүзәл Гәрәева сәламләделәр.
Барлык этап нәтиҗәләре буенча 2020 елгы бәйгедә ир – атлар арасында җиңүчеләр – Фирдәвис Вәлиев – беренче, икенче урынны Ришат Әхмәдов, өченче урынны Раян Әхмәтбаев, хатын - кызлар арасында беренче урынны Венера Мөхәммәдиева, икенче урынны Екатерина Данилова, өченче урынны Раушания Кәримова алды.
Конкурс ахырында Фәрит Хөснуллин һәм Геннадий Глушков җиңүчеләрне һәм призерларны җиңүләре белән котладылар, «Бердәм РОССИЯ» партиясе исеменнән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.