Садыйкова Роза Садыйк кызының 95 яшьлек юбилее

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Кәүҗияк авылында гомер кичерүче Садыйкова Роза Садыйк кызына бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов та Роза апага куанычлы тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр. Роза апа бер кыз тәрбияләп үстергән, 1 оныгы бар. Бүгенге көндә авылда гомер иткән нигезендә социаль хезмәткәр Миләүшә ярдәме белән яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International