Сарман районы мәшгульлек үзәге гражданнарга һәм эш бирүчеләргә интернет челтәрендә “Россияда эш” дип аталучы дәүләт порталы эшли башлавы турында хәбәр итә. Порталның интернеттагы адресы :https://trudvsem.ru.
Әлеге порталда гражаннарны эшкә урнаштыру мөмкинлеге, кадрлар кытлыгы кичерүче эш бирүчелэр, вакансияләр, шулай ук эш эзләүчеләр хакында мәгълүмәт табарга була.
Портал, түбәндәге критерийлар буенча, бөтен Рәсәй базасында булган вакансияләрне бик җиңел һәм тиз генә табарга мөмкинлек бирә:
- төбәкләр буенча;
- хезмәт хакының күләме;
- эш тәҗрибәсе;
- һөнәре;
- тору урыны белән тәэмин ителеше;
- социаль яклауга мохтаҗ булган гражданарга туры килу-килмәве.
Портал:
- Рәсәйнең барча төбәкләрендә эшләп килүче мәшгульлек Үзәкләрендәге;
- кадрлар агентлыкларындагы;
- бөтен ил буйлап, эш урыны тәкьдим итүчеләрдә булган вакантлы урыннарны колачлый.
Биредә һәр эш урыны тәкъдим итүче каты тикшерү үтә, бу үз чиратында хезмәт законнарын бозу, мошенниклык очракларын кисәтергә мөмкинлек бирә.