«Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Кайнар элемтә” телефоны

2020 елның 23 октябре, җомга

Санитар - эпидемиологик хәлнең тотрыклы булмавы сәбәпле, Сарман муниципаль районындагы ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга вакытында ярдәм күрсәтү зарурилыгын исәпкә алып, 22 октябрьдән  «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Кайнар элемтә” телефоны эше яңартылды. “Кайнар элемтә” эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Волонтерлар ярдәме белән ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның үз хисапларына азык- төлек, дару һәм беренче чиратта кирәк була торган товарларны китереп бирү хезмәте оештырыла.

Кайнар элемтә телефоны-8(85559) 2-50-64.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International