Район башлыгы Ф. М.Хөснуллинның автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 25 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Халкыбызның иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге, районыбызның икътисади-социаль үсеше сезгә һәм һәлакәтләрсез эшегезгә нык бәйле. Авыр хезмәтегез, җаваплылык һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Руль артына утырган һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телим.

Сарман муниципаль район Башлыгы
Ф. М. Хөснуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International