Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” МБУ хезмәткәрләре 1 елдан 3 елга кадәр эш стажы булган яшь китапханәчеләр өчен оештырылган семинарда катнаштылар. Семинар zoom режимында узды. Семинарның максаты-китапханә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру. Әлеге чараны Республика балалар китапханәсе үткәрде.