30 нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шушы уңайдан, Сарман гимназиясенең язучы һәм журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда музей хезмәткәрләре 8 а сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә илебез тарихына “кара тап” булып язылган XX гасырның сәяси репрессияләренә багышланган иде. Укучылар СССР, Татарстан һәм Сарман районы күләмендә узган сәяси репрессияләрнең фаҗигале барышы, югалтулары, репрессия корбаннарына багышланган Хәтер Китаплары белән таныштылар.