Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә бүген Сөмбелә бәйрәме үткәрелде.

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

      Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә бүген Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Кечкенәләр көз сылуы Сөмбеләгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: матур итеп җырладылар, биеделәр, табышмаклар әйтештеләр. Балалар үзләренең фантазиягә байлыкларын да күрсәттеләр. Алар төрле яшелчәләрдән матур эшләнмәләр дә ясаганнар иде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International