Үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында, тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналарны яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмалары төзек булмау белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы сәбәпле, 2020 елның 28 октябреннән 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе боерыгы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында, профилактик рейдлар оештырылачак.
Альберт Салахов ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы.