2020 елның 18 сентябере коне Ветераннар советы ямьле җәйне озату кичәсе уздырды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Үз-үзеңә бәйрәм ясамасаң, кем сиңа бәйрәм ясасын.Шулай уйладык та, үзебезгә бәйрәм ясарга булдык. Быел сәяхәтләргә йөри алмадык инде. Аның каравы җәй буе бакчада эшләдек. Ял итәргә дә вакытыбыз җитәрлек булды., ә җәе бик матур килде. Матур көннәрнең кадерен белеп кенә, урамга чыгарга ярамагач, бакчага йөрдек. Шулай тырыша торгач уңышларыбыз да шактый мул булды.
          Без бүген ямьле җәйне озатып, алтын көзнең мул уңышларын җыеп, көтеп алына торган мул ризыклы көз аена кердек. Аллага  шөкер, куйган хезмәтләребез, түккән тирләребез юкка гына булмаган. Моның ачык мисалы сезнең алдыгызда. Күз явын алырлык чәчәкләр, кәбестәләр,  бала башы зурлыгындагы чөгендерләр, урман җимешләре белән мактанырлыгыбыз  бар. Уңган хуҗабикәләр, хәстәрле егетләр кулы белән  үстерелгән, җыелган, кышка әзерләнгән ризыклар нинди куаныч. Аларга карап күңел соклана.
             Шул  уңайдан спорт ярышлары да  оештырдык. Бу юлы без хатын –кызлардан да , ир-атлардан да сорт белән кызыксынган кешеләрне чакырдык. Ярыш бик киеренке узды.
            Шахмат буенча ярышларда :
            Хатын-кызлар арасында1,2,3, урыннарны Ихсанова Ландыш,Мотыйгуллина Эльвира, Назарова Розалар бүлешсә,
           ир атлардан 1,2,3, урыннарны  Сабиров Тимерҗан, Талибуллин Рамиль, Галимов  Рифләр бүлештеләр.
           Бильярд  ярышында  1,2, 3 урыннарга  Камалов Изаил, Газизуллин Түзем, Авзалов Рафислар лаек булдылар.
          Шашка уенын яратучылар арасында 1,2, 3, урыннарга:
Хатын –кызлар арасында    Зарипова Гөлнәзирә, Мингазова Әнисә, Мөдәрисова Сания,
Ир затлары арасыннан  Якупов Альберт, Камалов Эдуард, Валиуллин Чулпаннар  ия булдылар, тиешле бүләкләрен алдылар.
           Ветераннар клубы күңел ачу урыны гына түгел әле ул. Безнең кызлар, егетләр буш вакытларын матур итеп үткәрүдә яшьләрдән һич калышмыйлар. Быел җәй  бүтән җәйләргә ошамаса да, Роспотребнадзор  таләпләрен үтәгән хәлдә,  репетицияләр дә ясадык. Кызларыбызның да сезгә әйтер сүзләре бар.
                 Онытып торыйк дөнья борчуларын
                 Исән чакта уйныйк, шатланыйк.
                 Җырлау, бию гөнаһ түгел, дигән,
                Күңел керләнмәсен, пакъланыйк

“ Ак калфак” ,  “Роднки”  кызлары  сезгә үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр..Бүләкләү  мизгелләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International