Дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының икенче утырышы

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 2 ноябрендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының икенче утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мостафин катнашты.

Утырышның төп мәсьәләсе муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Район Уставы нигезендә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән һәм расланган кандидатлар арасыннан депутатлар Фәндәс Вәлиев өчен бертавыштан тавыш бирделәр. Фәндәс Әнәс улының Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе булып эшләү тәҗрибәсе, 12 еллык стажы бар. Югары белемле, 1993 елда Мәскәү дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Гомуми эш стажы 35 елдан артык.

Тавыш биргәннән соң, район башлыгы Фәрит Хөснуллин район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевне котлады һәм Президиумга чакырды.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча - "Сарман муниципаль районы Советының даими комиссияләре составы һәм аларның рәисләрен раслау турында" Совет депутаты Илсур Камалетдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International