Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Комаров И.А. Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләрнең «ТыЭтоЯ» федераль коммуникацион проектында һәм гаилә мультфильмнары конкурсында катнашу инициативасы белән чыкты.
Конкурста барлык теләүчеләр һәм иҗади һөнәри коллективлар катнаша ала. Мультфильмнар төрле техникада төшерелергә мөмкин (рәсем анимация, компьютер графикасы яки пластилин анимация). Видеосюжетның темасы - авторның шәхси сайлау. Төп шарт - «Балалар-үз әти-әниләренең дәвамы»дигән идеягә туры килү.
Конкурска эшләрне кабул итү 2020 елның 20 ноябренә кадәр ачык. Конкурста катнашу бушлай, җиңүчеләрне бүләкләү агымдагы елның ноябрь ахырында булачак.
Компетентлы жюри 7 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат «ТыЭтоЯ» проекты сайтында урнаштырылган.