Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Мортыштамак авылында урнашкан «Кудрявцев С.В.» КФХ аттестация узды һәм ГКФХның БДБ территориясенә эре мөгезле терлекләрнең баш санын чыгару өчен кирәкле ветеринария-санитария һәм технологик шартлар булуы турында нәтиҗә алды.
2020 елның 17 ноябрендә 200 баш эре мөгезле терлекнең беренче партиясе Халыкара контракт буенча Үзбәкстан Республикасына җибәрелде.
Аттестация узганда һәм документларны рәсмиләштергәндә ярдәм күрсәткән Сарман районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллинга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Алга таба Сергей Кудрявцевка эшендә уңышлар телибез һәм авылыбызның киләчәк үсешенә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.