Юлда йөрсәң, бул өлгер!

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрь – Бердәм юл йөрү куркынычсызлыгы көне. Бу уңайдан сыйныфларда сыйныф сәгатьләре оештырылды. Алар профилактик әңгәмәләр, юл кагыйдәләре буенча викториналар, эшлекле уен, видеороликлар карау һәм алар буенча сөйләшүләр форматында үткәрелде.   
“Куркынычсыз көпчәк” түгәрәге  җитәкчесе А.Х.Хәмидуллина “Светофорик” һәм “Сигнал” командалары арасында КВН оештырды. Чарада район эчке эшләр идарәсенең  юл хәрәкәте иминлеге Фонды директоры А.Р.Ситдыйкова, мәгариф бүлеге методисты Хафизова Р.Г., бистә мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары да  катнашты. Чара Халыкара юл һаләкәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көненә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International