Бюджет –финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышы узды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 18.11.2020 елда, Сарман муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе утырышы булды. Сарман муниципаль районының 2021 нче елга һәм 2022-2023 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты комиссия тарафыннан карау процедурасын узды һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде.

Утырышта район башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Л.Ш. Зыятдинова, аның урынбасары Э.Р. Андриянова, районның контроль-хисап палатасы рәисе Р. Р. Сәлимҗанова катнашты.

Утырышны комиссия рәисе И.Г. Габделгазизов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International