18 ноябрь көнне Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары әкият тылсымчысына бүләкләр әзерләделәр. Балалар Кыш бабай белән очрашуга бик шат иделәр, ә ул 31 декабрьдә кайтырга вәгъдә бирде. Туган көнегез белән Кыш Бабай!