Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Без талантлар эзлибез»

2020 елның 20 ноябре, җомга

2020 елның 18 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр көче белән оештырылган концерт булды.  Җылы һәм уңайлы залда тулы гармония   хөкем сөрде. Чара җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барылды. Тамашачылар  дусларының талантларына гаҗәпләнеп һәм сокланып утырдылар. Мондый чаралар кәефне күтәрә һәм реабилитациядә уңай динамика бирә, кешеләр күңелендә шатлыклы хатирәләр калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International