2020 елның 19 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» спорт-күңел ачу уены үткәрелде. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үстерү тора. Өлкән яшьтә булуга карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Ярыш - күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды, катнашучыларга елмаю, дәрт һәм позитив бүләк итте. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.