Бүген 7нче А сыйныфында химия һәм биология укытучысы Замаева Л. Н. "Чүп-чарны аерым җыю һәм көнкүреш калдыкларын икенчел эшкәртү" дигән Бөтенроссия дәресен үткәрде. Дәрес уен формасында узды, һәр төркемгә проблемалы ситуацияләр тәкъдим ителде, алар белән балалар бик яхшы эшләделәр.