Кәүҗияк авылында гомер кичерүче Нургалиева Гайнавал Нургали кызына 20 ноябрьдә 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов та Гайнавал апага куанычлы тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр. Гайнавал апа бүгенге көндә авылда гомер иткән нигезендә социаль хезмәткәр Миләүшә ярдәме белән яши.