Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Контроль-касса техникасын куллану турындагы законнар нигезендә * 01.02.20021 елдан түбәндәге салым салу системаларын кулланучы индивидуаль эшкуарларның (подакцизлы товарлар белән сәүдә итүче индивидуаль эшкуарлардан тыш) касса чегында товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) атамасын һәм аларның санын күрсәтү бурычы туа:
- салым салуның патент системасы (ПСН);
- салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН);
- авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен (ЕСН).
Касса чекларында мәҗбүри реквизитлар булмау контроль-касса техникасын куллану тәртибен бозу булып тора һәм административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.5 статьясындагы 4 өлешендә каралган җаваплылыкка тартыла.
Сораулар килеп туган очракта, Татарстан Республикасы буенча 11нче районара ИНФС хезмәткәренә 8 (8555) 49-35-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.