Яшь натуралистлар конкурсы

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлеге  яшь натуралистлар арасында конкурс оештырды.

Жюри дистәдән артык башка эшләр арасында «фәнни-тикшеренү эше» номинациясендә Галиев Аязның эшен югары бәяләде һәм аны яшь натуралистлар слетында катнашырга чакырдылар.

Слет 23 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Казанда «Байтик» сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексында узарга тиеш иде. Эпидемиологик вәзгыять  аркасында слетны онлайн форматка күчерделәр. Онлайн яклау 2020 елның 29 октябрендә  онлайн конференцияләре платформасы ZOOM аша уза. Аяз үз эшен ышанычлы яклады һәм  сорауларга кыю җавап бирде. Конференция нәтиҗәләре буенча Аяз Лауреат дип танылды һәм ул географик җәмгыятенең дипломы белән бүләкләнде (җитәкчеләре – Р.А. Асылгәрәева һәм Р. М. Шәяхмәтова).

Аязны шушы зур уңышлары белән котлыйбыз һәм тагында югарырак үрләр яулавын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International