Бүген шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Советының утырышлар залында Татарстан республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре Җәлил поселогының шәхси эшмәкәрләре өчен «ЕНДВ гамәлдән чыгару шартларында салым салу һәм кече бизнес алып бару» дигән консультация семинары үткәрде. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы халыкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча Координация советы әгъзасы, «Ауди» аудитор оешмасы директоры урынбасары, аттестацияләнгән аудитор Карпухин Сергей Владимирович һәм Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары-Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү Департаменты Директоры Николаев Артур Сергеевич Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кагылышлы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Очрашуны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф. А. алып барды, шулай ук очрашуда «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Шәрипов А.Н., Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ибраһимова Э. М. катнаштылар.