Китапханә хәбәрләре

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе
Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан, "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Бу дөньяда иң матуры Әнкәй генә буладыр!..» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында кадерле әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды, "Тулган ай күк түгәрәктер, Әнкәйле дөнья гына" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International