Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә экология атнасы узды.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында 23-28 ноябрь көннәрендә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә экология атнасы узды. Анда 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Бу атнага багышланган чараларның максаты-укучыларның экологик белемнәрне пропагандалауга, балаларны табигатьне саклау буенча иҗтимагый-файдалы эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлтелгән иде. Балалар экологик олимпиадада катнаштылар, 3 D картина үз куллары белән ясадылар, «Эколятлар – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия дәресендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International