«Әкиятләр дөньясында Коррупция».Театральләштерелгән тамаша.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

26нчы ноябрь көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Әкиятләр дөньясында Коррупция» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булып узды. Чарада «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең  2 «А» сыйныф укучылары катнашты. Балалар өчен аңлаешлы формада «коррупция» нең нәрсә икәнлеге, закон бозуның нәрсәгә китерүе һәм үз хәлен файдалы максатларда кулланучыларның нинди ярамаган эшләр эшләве турында сөйләделәр. Балаларның игътибарын кешеләрнең гадел, тәртипле, шәфкатьле булырга тиешлегенә юнәлттеләр. Һәм, иң мөһиме, яхшы эшләр болай гына, берни өмет итмичә һәм алмыйча эшләнергә тиешлеген истә калдырдылар. Балалар һәрвакыт тәртипле һәм игелекле булырга кирәклеген аңлап киттеләр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International