Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без иң кадерле, иң газиз кешеләребезне котлыйбыз. Әниләр көне нәкъ менә шушы атнада билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан мәктәптә күптөрле конкурслар, акцияләр оештырылды. Яңа шартларда, әниләрне чакырып, зур бәйрәм тантаналары үткәрмәсәк тә, балалар игътибар һәм ихтирамнарын видеокотлаулар аша җиткерделәр, стена газеталарында чагылдырдылар. «Тамчы» иҗат студиясе, мәктәпнең КВН командасы үз котлавын әзерләде. «Яраткан әниемә багышлыйм» видеороликлар конкурсында катнашучылар саны да байтак булды. В контакте челтәрендә барган бәйгедә 7 нче а сыйныфы укучысы Садыкова Самира җиңү яулады. Бәйге шартлары буенча, Самираның әнисе Миләүшә Әзһәр кызын бәйрәм белән мәктәп директоры Айдар Илдар улы шәхсән котлады, бүләген тапшырды. Хәзер «5» леләрем – әниемә» акциясенең җиңүчесен билгелибез.