Без ел саен Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз.
Кадерле әниләр, сез тормышыбызның яме. Без ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез. Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр сыман.
Бу бәйрәм көнендә без шулай ук тәрбиягә бала алып, аларга ана назын бүләк иткән ханымнарга,яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңүне якынайткан апаларыбызга, әбиләребезгә чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.
Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез. Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уй-теләкләрегез чынга ашсын.