"Сау бул, Көз!"

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

26нчы ноябрь көнне 4нче б сыйныфында "Сау бул, Көз!" дигән бәйрәм узды. Сыйныф укучылары конкурслар һәм уеннар вакытында  кыюлык, фантазия, зирәклек, тапкырлык  күрсәттеләр. Әмма катнашучылар күңел ачып кына калмадылар, Көз патшабикәсе өчен бүләкләр дә әзерләгән иделәр: шигырьләр сөйләделәр, сценкалар күрсәттеләр, көзге тематикага җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Хәзер түземсезлек белән  Кыш- Матуркайны көтәбез. Әмма безнең планета бер урында гына тормый. Салкын карлы кыштан соң яшел  матур  яз киләчәк, ә яздан соң күңелле чуар җәй килер һәм тиздән без янә Алтын көз белән очрашырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International