Иң көтеп алынган балалар бәйрәме-ул, һичшиксез, баланың туган көне, аны оештыру тирә-юньдәгеләрдән билгеле бер тырышлык һәм фантазия таләп итә. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, нәкъ менә бу көнне бала чараның төп герое була. Бәйрәмне онытылмаслык итәргә, балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны бергә тупларга, туган көнен дуслары белән билгеләп үтү традициясе ярдәм итәчәк. Шулай итеп, 27нче ноябрь көнне безнең гимназиядә 3нче В сыйныфында «Җәйге һәм көзге туган көннәрен билгеләп үтүчеләр көне» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы узды. Балалар ата-аналар белән бергә әзерләнгән сый-нигъмәтләр, дуслар өчен гадәти булмаган котлаулар алып килделәр. Укучылар төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, биеделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, каравай йөрттеләр, җырлар башкардылар. Барысы да күңелле чәй өстәле артында тәмамланды.