“Игелкле дулкында” - 1 урын

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

"Игелекле дулкын" мәдәни-хәйрия фестивале Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән, 2017 елдан алып уздырыла. Аны оештыруда Россиянең халык артисты, композиторы Игорь Крутой да катнаша.
 26 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә быелгы фестивальнең региональ сайлап алу туры төгәлләнде. Аңа барлыгы 275 гариза бирелгән. 131 язма (быел сайлап алу онлайн форматта барган) жюри хозурына тапшырылган.
28 ноябрь көнне   Казан  региональ турының финал концертында 12 җиңүченең исемнәре аталды. Алар арасында мәктәбебез укучысы Алина Хәмитова да бар! Алина бу бәйгедә 1 урынны яулады. Без аны чын күңелдән бу уңышы белән тәбрик итәбез. Алина әнисенә Әниләр көне белән нинди матур бүләк ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International